Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төрек галиме «Идел-Урал сөйләшүләре» җыенында керәшен татарлары турында чыгыш ясады
Әрҗан Алкая керәшен татарларын сөйләмнәрендә борынгы татар сүзләре сакланган кызыклы этник төркем дип танытты.
(Истанбул, 12 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Әхмәт Ясәви исемендәне төрек-казах университеты үткәргән «Идел-Урал сөйләшүләре» онлайн семинарында керәшен татарлары турында сөйләделәр. Бу турыда Төркиянең Фырат университеты галиме Әрҗан Алкая чыгыш ясады.
Төрек галиме керәшен татарларын төрки дөньяга Идел-Урал төбәгендә сөйләмнәрендә борынгы татар сүзләре сакланган, үзенчәлекле гореф-гадәтләргә ия этник төркемнәрнең берсе буларак танытты.
Әрҗан Алкая «керәшен» атамасының килеп чыгышы, биш зур төркемгә аерылулары, сөйләмнәре, мәдәниятләре турында киң мәгълүмат бирде. Керәшеннәрнең килеп чыгышлары белән бәйле төрле фикерләр таралуын, аларны аерым милләт итеп күрсәтергә омтылу, халык санын алган вакытта сәяси уен күренешләре булуын әйтеп үтте.
«Керәшеннәр — татар халкының православ динен тоткан үзенчәлекле бер төркеме. IV–V гасырларда ук кайбер төркиләрнең христиан динен тота башлаулары билгеле. IX–X гасырларда Идел буе болгарларының да бер ише православ динен үз иткән. Әмма ул чордагы христиан татарлары белән бүгенге керәшеннәр арасында бәйләнешләрне исбат итүче тарихи документлар юк», — дип сөйләде ул.
«Идел-Урал сөйләшүләре» онлайн семинары Zoom программасы аша һәр атна үткәрелә. Ул Әхмәт Ясәви исемендәне төрек-казах университетының тюркология тикшеренүләре институты һәм «Идел-Урал тикшеренүләре» журналы тарафыннан оештырыла. Моннан алдагы җыенга КФУ галимәсе Әлфия Йосыпова катнашкан иде.
Моннан берничә ел элек Төркиядә «Керәшен татарлары теле» дигән фәнни хезмәт бастырып чыгарган Әрҗан Алкая чыгышының ахырында керәшен мәдәнияте, фольклорына кагылышлы фотосурәтләр тәкъдим итте. Оештыручылар аңа Рәхмәт билгесе тапшырды. Бер сәгатьләп дәвам иткән җыенга төрки дөнья илләреннән һәм Төркиянең төрле шәһәрләреннән иллегә якын кеше катнашты, күпчелекне филология галимнәре тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз