news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек галиме халыкара симпозиумда җәдитчелек һәм татар теле турында сөйләде

Мостафа Өнәр Төркиянең Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге университет оештырган җыенда чыгыш ясады.

Төрек галиме халыкара симпозиумда җәдитчелек һәм татар теле турында сөйләде
Рушания Алтай

(Истанбул, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Әгәй университеты галиме Мостафа Өнәр Анкара университеты һәм Үзбәкстанның Мирза Улугбәк исемендәге югары уку йорты оештырган халыкара симпозиумда җәдитчелекнең татар теленә тәэсире турында чыгыш ясады.

Төрек галиме «Татарларда җәдитчелек һәм яңа тел» дип исемләнгән докладында җәдитчелек хәрәкәтенең башында дини реформачылык һәм мәгърифәтчелек торуын билгеләп үтте. Ул Габдерәхим Утыз-Имәнине, халыкны укырга, гыйлемгә өндәгән әдәби әсәрләр иҗат иткән шагыйрь буларак, татарның беренче мәгърифәтчесе булуын искәртте.

Галим Габденнасыр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин белгечләренең фикер һәм омтылышларының татарлардагы җәдитчелек нигезен тәшкил итүен, Каюм Насыйри, Хөсен Фәезханов, Исмәгыйл Гаспралының җәдитчелекне бер агым хәленә китерүдәге хезмәтләрен, Исмәгыйл Гаспралы эшчәнлеге нигезендә төрки халыклар һәм татарларда туган телгә игътибар артуын искә алды.  

«Халыкара төркичелек тикшеренүләре, 2021 ел: төрки җәдитчелек» дип исемләнгән фәнни җыенда Мостафа Өнәр җәдитчелек хәрәкәтенең тормышның һәр тармагына үтеп керүен, милли аңны күтәрүен, татар теленең әдәбиләшүенә йогынты ясавын, яңа телдә язылган матур әдәбият барлыкка килүен фәнни нигездә аңлатты.

«Татарларда милли телнең барлыкка килүендә Каюм Насыйри тарафыннан башланган, Габдулла Тукай һәм Гали Рәхим тарафыннан дәвам ителгән халык авыз иҗатын барлау, җыю, фольклорны өйрәнү кебек хезмәтләренең әһәмияте зур», — дип сөйләде ул.

Халыкара җыен төрки дөньяның җәдитче зыялылары истәлегенә һәм Үзбәкстан Республикасының төзелүенә 30 ел тулу хөрмәтенә багышланган. Җыен Анкара университеты Тел, тарих-география факультеты чордаш төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге һәм Мирза Улугбәк исемендәге университетның коммуникация факультеты Үзбәк теле һәм әдәбияты бүлеге тарафыннан оештырылган. Ул 21-24 сентбярь көннәрендә зум платформасы аша онлайн дәвам итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100