news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек фәнни журналында Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе турында мәкалә басылды

Мәкаләнең авторы - Җәлал Баяр исемендәге университет галиме, филология фәннәре кандидаты Җиһан Чакмак.

Төрек фәнни журналында Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе турында мәкалә басылды
Җиһан Чакмак

(Истанбул, 30 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядәге Памуккалә университеты гуманитар фәннәр институтының фәнни журналында чыккан мәкаләдә татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәриминең ятим балалар йорты тотканлыгы фәнни яңалык булып хәбәр ителә. Бу турыда мәкалә авторы Җиһан Чакмак сөйләде.

«Татар җәдитчесе Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе» дип аталган мәкаләне Маниса шәһәрендәге Җәлал Баяр исемендәге университет галиме, филология фәннәре кандидаты Җиһан Чакмак язган.

«Мирас исемлегендә ятимханә турында сүз ителмәсә дә, 3500 сумлык ферма хуҗасы булуы балалар йортының юридик текстларында язылган», — ди автор, Гыйльман ахунның мирасы белән бәйле мәгълүматларга ахунның кече кызы Закирә Шәрәф язып калдырган исемлек һәм туганнар арасында төзелгән солыхнамә аша ирешүен белдергән.

«Гыйльман Кәрими, кешенең милләте һәм диненә карамастан, мохтаҗ һәркемгә ярдәм итүче, вөҗданлы һәм сизгер тәрбияче булган. Ул мөселман халкына фәкыйрьлекне килештермәгән. Шуңа күрә халыкны эшләп, мул тормышта яшәргә өндәгән. Моның өчен алма бакчасы сатып алган. Бу бакча аркылы ул эшләмичә, мал җитештермичә мул тормышка ирешү мөмкин булмаячагын халыкка күрсәтергә тырышкан», — дип язган Җиһан Чакмак.

Төрек галиме Гыйльман Кәримине үзе имам һәм мөгаллим булып эшләгән төбәктә гомере буе наданлык белән көрәшкән, татар мәгарифен үстерүдә беренчеләрдән булып эшчәнлек күрсәткән фидакарь шәхес итеп таныткан, матди байлыгын уку-укыту, нәшрият эшләренә һәм мохтаҗларга ярдәм итүгә тотканлыгын, мәктәп һәм мәчет җиткерүгә дә ярдәм иткәнлеген язган.

«Татар җәдитчесе Гыйльман Кәрими һәм аның васыятьнамәсе» мәкаләсе журналның кырыгынчы ягъни соңгы санында (29.06.2020) басылган. Анда автор Гыйльман ахунның тормыш юлын бөтен нечкәлеләре белән аңлаткан, татар мәгарифен үстерүгә керткән хезмәтләре, матди мирасы һәм васыятьнамәсе турында киң мәгълүмат биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100