news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек эшкуары Россиянең “Дуслык” орденына лаек булды

Владимир Путин, илләр арасындагы багланышка керткән хезмәтләре өчен, алты ил гражданына “Дуслык” орденын тапшырды.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин төрек эшкуары Җәвит Чагларга “Дуслык” орденын тапшырды. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Кремльдә Халыкара бердәмлек көнендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Россия лидеры Россия белән үз илләре багланышлары үсешенә керткән хезмәтләре өчен алты ил гражданына “Дуслык” орденын тапшырды.

Тантанада чыгыш ясап, Чаглар президентлар Путин һәм Эрдоганның "хәлиткеч адымы" ике ил арасындагы "вакытлыча булган кыенлыкларны" җиңәргә ярдәм итте, дип белдерде.

Эшмәкәр шулай ук моңа безнең халыклар арасындагы тарихи дуслык җепләре дә ярдәм итте, дип белдерә.

Белешмә. "Дуслык" ордены — Россия Федерациясенең дәүләт бүләге. Ул 1994 елның 2 мартында Россия Федерациясе Президентының 442 нче Указы белән гамәлгә кертелде. Аңа кадәр СССР да 1972 елдан Халыклар дуслыгы ордены гамәлдә иде.
2015 елдан Татарстанда да "Дуслык" ордены булдырылды. Әлеге дәүләт бүләге, аерым алганда, Татарстанның халыкара абруен күтәрүгә, чит ил дәүләтләре, Россия Федерациясе субъектлары арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүгә керткән хезмәтләр өчен бирелә.

Шул уңайдан, 2017 елның октябрендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга саллы өлеш керткәне һәм озак еллар башкарган тырыш хезмәте өчен республиканың Дуслык ордены белән бүләкләнде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot