news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек драматургы Музаффәр Каяның Сөембикәгә багышланган пьесасы сәхнәләштереләчәк

Ике кисәктән торган ике пәрдәле трагедия китап буларак та басылып чыгачак.

Төрек драматургы Музаффәр Каяның Сөембикәгә багышланган пьесасы сәхнәләштереләчәк
Роза Корбан

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкарада яшәүче филолог, язучы Роза Корбан, тарих һәм әдәбият белән тирәнтен кызыксынучы төрек кызы Хаҗәр Каракая төрек драматургы Музаффәр Каяның «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасын китап буларак чыгару һәм сәхнәгә кую эше белән йөри. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте. 

«Унынчы июньдә Музаффәр ханымның Истанбулдагы эзләре буенча өйдән чыктым. Нәтиҗәдә, танышлары һәм туганнары белән элемтәгә кергәч, Музаффәр Каяның 2017 елның 31 июлендә Төркиянең Анталия шәһәрендә вафат итүе билгеле булды. Өлкән улы Рүштү Кая сүзләренчә, ул инсульттан мәңгелек дөньяга китән. Аны искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен», — дип уртаклашты Айгөл Зара Кәбирова.

Музаффәр Кая (1929, Анкара — 2017, Анталия) — 9 сәхнә әсәре авторы һәм рәссам. «Төрек кызы булуына карамастан, татарларны белеп, яратып үскән. „Берегез белән дә таныш түгел идем, әмма балачактан ук йөрәгемдә аерым урын алып тордыгыз“, — дип язып калдыра ул. Татарларга булган хөрмәт, ярату хисен анда башлангыч сыйныф укытучысы уяндыра», — диде ул.

Айгөл Зара Кәбирова сөйләгәнчә, Музаффәр Каяның укытучысы — татар кызы Гәүһәр Манфәнди укучыларына милләте турында сагынып сөйли, татар җырлары җырлый торган була. Музаффәр ханым: «Сөембикә белән мине 9 яшемдә укытучым шигырь һәм җырлары аша таныштырды», — дип, 68 яшендә яза. Сөембикәгә багышланган пьеса язу теләге, «Төрки мәдәнияте» исемле журналда Сөембикә турында чыккан мәкаләне укып уяна», — диде ул.

«Казан мәликәсе Сөембикә» әсәрен, тарих китапларын укый-укый, 1962-1967 елларда иҗат итә. 1968 елда «Төрки мәдәният» журналы бәйгесендә җиңә. Тантанада жюри әгъзасы Мунис Фаик Озансой: «Пьесаны укып чыккач, 10 көн тәэсирдән чыга алмадым», — дип әйтә. «Бу әсәремнең бер көн кадере беленер» дигән өмет белән яшәгән Музаффәр ханым миндә соклану хисе тудырды. Исән чагында әсәрен сәхнәдә күрә алмадык», — ди ул.

Айгөл Зара Кәбирова Музаффәр Каяның «Казан мәликәсе Сөембикә» өчен икенче бүләген 1999 елны Татарстаннан алуын әйтте. «Әсәре „Сөембикә“ журналына кадәр барып җитә, һәм, Музаффәр Кая „Сөембикә беләзеге»нә лаек була. Аңа бу бүләген Төрки дөнья тикшеренүләре фонды җитәкчесе Туран Язган ярдәме белән үзе тарафыннан бик җылы хисләр белән язып калдырган Төркиядә оештырылган бүләкләү чарасында тапшыралар», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100