news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек әдәбияты фонды Төркиядә татар халык әкиятен китап итеп чыгарды

«Хан белән елан» татар халык әкияте «Төрки илләрнең кардәш әкиятләре» циклында аерым басма булып урын алган.

Төрек әдәбияты фонды Төркиядә татар халык әкиятен китап итеп чыгарды
Рушания Алтай

(Истанбул, 28 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Төрек әдәбияты фонды «Хан белән елан» татар халык әкиятен төрек телендә китап итеп чыгарды. Ул «Төрки илләрнең кардәш әкиятләре» циклындагы 12 китапның берсе буларак нәшер ителгән. 

Әкиятләр циклын Төркиянең «Әкиятче бабай» дип танылган күренекле балалар язучысы Юҗәл Фәйзиоглу әзерләгән. Ул мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган. 

«Төрки илләрнең кардәш әкиятләре» циклында азәрбайҗан, алтай, башкорт, төрек, төрекмән, хакас, чуваш халык әкиятләре урын алган. Төрки халыкларның әкиятләре сериясе Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгының махсус рөхсәте белән чыгарылган.

«Хан белән елан» татар халык әкияте китабы 16 биттән тора, рәсемнәрен рәссам Юҗәл Кая ясаган. Китап Төркиянең интернет китап кибетләрендә сатуга куелган.

Юҗәл Фәйзиоглу 2010 елда «Пүрүш батыр белән Аксыла. Татар әкиятләре» дип аталган китап бастырып чыгарды. Биредә урын алган «Өч кыз», «Саран белән Юмарт», «Зирәк карт» кебек татар халык, кырым татар әкиятләрен «Татар-информ» агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Рушания Алтай төрек теленә тәрҗемә итте.

«„Төрки дөнья әкиятләре» җыентыгы өчен әсәрләр сайлаганда, аларның тәрбияви, әхлакый темадан читләшмәгәннәренә тукталам. Әйтик, «Саламторхан» әкиятен китапка кертмәдем, чөнки алдашу, хәйлә, җиңел юлдан баю кебек сыйфатларны алга сөргән әкиятләрнең балаларга файдасы юк. Нәниләр күңеле гаделлек, изгелек хисләре белән тулырга тиеш. Әкиятләр киләчәкнең әхлаклы вә гуманлы шәхесләрен тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота», — ди ул үз хезмәтләре турында. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100