news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрек балалары татар халык әкиятләрен укый

Күптән түгел Төркиядә нәшер ителгән 22 томлык “Төрки дөнья әкиятләре” җыентыгының берсе татар халык әкиятләреннән тора


(Истанбул, 22 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиядэ басылган “Төрки дөнья әкиятләре” җыентыгында татар әкиятләре дә урын алды. 22 томлык китап буларак нәшер ителүе планлаштырылган җыентыкның күптән түгел 16 нчысы дөнья күрде. Ул “Пүрүш батыр белән Аксыла. Татар әкиятләре” дип атала. Калганнары агымдагы елның ахырында кадәр укучыларның кулында булачак, дип ышандыра Истанбулдагы “Кардәш” нәшрияты.
Бөтен дөньяга таралган төрки халыкларның әкиятләрен туплап, төрек балаларына тәкъдим итүче балалар язучысы Юҗәл Фәйзиоглу татар халык әкиятләренә дә битараф калмаган, бер китапны тулысынча Казан һәм кырым татарлары әкиятләренә багышлаган. Анда “Өч кыз”, “Саран белән Юмарт”, “Карт-корыларны нишләтергә”,” Оча торган бишмәт”, “П?р?ш батыр”, “Хан белән елан”, “Алтын әтәч белән хан кызы”, “Үрмә йөзек” кебек 23 әкият урын алган. Шунысы кызыклы: язучы, әкиятләрне төрекчәгә тәрҗемә иткәндә, кайбер урыннарын үз фантазиясе белән төрләндереп җибәргән, ә кайсыбер әкиятләрдән ике яки өч яңа әкият язган, кайбер әкиятләрне яңа дәвам белән төгәлләгән. “Саран белән Юмарт”, “Алтын алма” - яңа шундый үзгәреш кичергән әкиятләр.
Юҗәл Фәйзиоглу - белгечлеге буенча укытучы. 1946 елда Төркиянең Карс шәһәрендә дөньяга килгән. 1972 елдан бирле Алманиядә яши, ләкин елның Берничә аен Төркиядә уздыра. 1982 елдан башлап Советлар Берлегендәге төрки җөмһуриятләр белән тыгыз мөнәсәбәттә. Төрки халыкларның бай мәдәнияте, сәнгате белән чын күңелдән горурлана. Аларның үзара аралашып, бердәм булып гомер итүләрен тели. Төрки кардәшлек балачактан ук тәрбияләнергә тиешлегенә ышана. Шуңа да ул балалар күңеленә кардәшлек-туганлыкка илтүче аң сукмагын әкиятләр аша салырга булган. Бүгенге көнгә кадәр Алтай, Гагауз, Әзербайҗан, Чуаш, Дагыстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Башкортстан, Уйгыр, Косово, Анадолу төрекләре әкиятләрен китап итеп чыгарган.
Юҗәл Фәйзиоглу төрки халыкларны берләштерү максаты белән генә яшәми, ул төрек халкын башка илләргә, ят мәдәниятләргә танытуга да өлеш кертә. Бик күп төрек халык әкиятләрен алман теленә тәрҗемә иткән. Аның әкият китапларын алман балалары бик ярата. Ул - балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә көтеп алынган кунак. Фәйзиоглу турында алман матбугаты “Әкиятче бабай” дип яза. Аның 2002 елда басылган “Сихерле лимон” китабы Алмания Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Иң файдалы 20 китап” арасына кертелгән, һичшиксез һәр өйнең китап киштәсендә булырга тиешле басма буларак, балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә укырга киңәш ителгән.
Юҗәл Фәйзиоглу әкият һәм хикәяләр язудан тыш, педагоглар, укытучылар һәм ата-аналар өчен тәрбия семинарлары бирә. Анда ул әкиятләрнең балалар психологиясенә ничек тәэсир итүе, тәрбияви әһәмияте турында сөйли.
Шунысы игътибарга лаек: язучы “Төрки дөнья әкиятләре” җыентыгы өчен әсәрләр сайлаганда, аларның тәрбияви, әхлакый темадан читләшмәгәннәренә тукталган. “Саламторхан” татар халык әкиятендәгечә алдашу, хәйләләү, җиңел юлдан баю кебек сыйфатларны алга сөргән әкиятләрне ул җыентыкка кертмәскә тырышкан. Аның фикеренчә, нәниләр күңеле гаделлек, изгелек, аклык хисләре белән тулырга тиеш. Әкиятләр киләчәкнең әхлаклы вә гуманлы шәхесләрен тәрбияләүдә әһәмиятле урын тота. “Өч кыз” татар халык әкиятен ул мәрхәмәтлелеккә чакыру дип бәяләп, аның тәрбияви роленең зур булганлыгын белдерә.
Юҗәл Фәйзиоглу “Пүрүш батыр белән Аксыла” дип исемләнгән татар халык әкиятләре китабына татар халкы һәм Татарстан турында мәгълүмат бирүне дә онытмаган. Дөнья картасындагы Татарстанның урынын күрсәткән.
Автор китапның кереш сүзендә татар халык әкиятләренә кыскача гомумый анализ биргән. Татар әкиятләрен сайлашуга һәм тәрҗемә итүгә булышлык күрсәткәннәре өчен Рушания Алтайга һәм Төркия дәүләт телерадио корылышының Истанбул филиалы җитәкчесе Зафәр Каратай белән кырым татары Әртугрул Карашка рәхмәт хисләрен белдергән.
Әлеге җыентыкның Төркия мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләргә таратылуы көтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot