news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек армиясе хатын-кызларына яулык бөркәнергә рөхсәт ителде

Яулыкны фуражка яки берет астыннан ябарга мөмкин булачак.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Төркиянең хәрби көчләре мөселман хатын-кызларына яулык бөркәнүне тыюны туктатты. Илнең хәрби көчләр министрлыгы игълан иткән карар нигезендә, бу боерык хатын-кыз офицерларга гына кагыла. Рәсми басмалар хәбәр итүенчә, яулыкны фуражка яки берет астыннан ябарга ярый, дип яза Анадолу мәгълүмат агентлыгы.

2010 елда Төркия уку йортларында, 2013 елда – дәүләт оешмаларында, 2014 елда – урта мәктәпләрдә, 2016 елда полиция хезмәткәрләренә эш урынында яулык киюгә каршылыклар бетерелгән иде. Төркия армиясе озак еллар дәүләт белән динне аерып караучы булып торды.

Фото: info-islam.ru
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100