news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак

1 июльдән балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар иминият пенсиясен индексация белән ала башлаячак.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Индексацияләнгән иминият пенсиясенә балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар исәп тота ала.

Пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар әзерләргә тиеш. Бу индексацияләнгән пенсияләрне нинди дә булса гариза тапшырмыйча түләүне тәэмин итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot