news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәрбиягә алынган бала өчен акча түләү вәкаләтләре җирле хакимиятләргә тапшырыла

Моңа кадәр опекадагы яки гаиләгә тәрбиягә алынган бала өчен акча түләүне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы алып барган.

Тәрбиягә алынган бала өчен акча түләү вәкаләтләре җирле хакимиятләргә тапшырыла
архив

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда җирле хакимиятләргә ятим балалар өчен айлык акча билгеләү һәм түләү буенча яңа вәкаләтләр бирүне тәкъдим итәләр. Әлеге закон проекты буенча ТР Дәүләт Советының 46нчы утырышында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова чыгыш ясады.

Закон проектының максаты – җирле үзидарә органнарына ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган, гаиләләргә тәрбиягә бирелгән ятим балалар һәм опекуннарга каралган өчен айлык акчаны билгеләү һәм түләү буенча вәкаләтләр бирү.

Моңа кадәр опекадагы яки гаиләгә тәрбиягә алынган бала өчен акча түләүне Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы алып барган. Документлар күрсәтү өчен муниципалитет хезмәткәрләре даими рәвештә министрлыкка килергә мәҗбүр булган.

Депутатлар закон проектын бертавыштан кабул иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot