news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәравих намазын бүлеп укысаң да була – Мансур хәзрәт Җәләлетдин

Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Кадер кичәсе кайчан була икәнен аңлатты.

Тәравих намазын бүлеп укысаң да була – Мансур хәзрәт Җәләлетдин
Рамиль Гали

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Тәравих намазын бүлеп укырга да була. Әл-Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. Ул тәравих нинди намаз ул, кадер кичәсе кайсы көндә кебек сорауларга җавап бирде.

Рамазан ае башлану белән мәчетләр ифтар ашларына, тәравих намазларына дин кардәшләрен кунак итә башлады. “Тәравих намазы Пәйгамбәребез әйткәнчә “ял итү”. Чыннан да без көне буе ашамыйча-эчмичә уразаны тотабыз. Кеше бераз ара. Аннан соң ул күбрәк ашап җибәрә, ә сәламәт булу өчен хәрәкәт кирәк. Тәравих намазына җитү ул көне буе арыганнан соң ял итү була да инде”, – ди хәзрәт.

“Тәрәвих намазын без тизрәк укыйбыз. Ул 20 рәкагать. Каядыр ашыгучы кешеләр, өлкән яшьтәге кешеләр бар. Алар намазны бүлеп: 8, 12 рәкагать укый ала”, – дип сөйләде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәт күпләрне кызыксындырган: “Кадер кичәсе ничәсе була?” – дигән сорауга да җавабын әйтте.

“Сәхәбәләр Пәйгамбәребездән: "Кадер кичәсе кайчан" – дип сораган. Ул аларга: "Рамазан аеның соңгы 10 көнендә эзләгез", – дип җавап кайтарган. Анда да так сан булырга тиеш. Без ул көнне соңгы 10 көндә эзлибез. Галимнәр тарафыннан кадер кичәсен рамазанның 27 нче көненә билгеләгәннәр. Әмма моны Аллаһ Тәгалә үзе генә беләдер”, – диде хәзрәт.

Мәчет гыйбадәт урыны гына түгел. Ул яшь буынны тәрбияләүче фактор булып та тора, диде имам. Мәчеттә ифтар Рамазан аеның һәр көнендә уздырыла. Мансур хәзрәтнең сүзләренә караганда, ифтарга килү өчен ураза тоту мәҗбүри түгел. Теләгән һәрбер кеше мәчеткә килеп ризыклардан авыз итә ала. Ифтарда атнаның һәр көнендә яңа ризык әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100