news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түрәлек кешене боза – Роберт Миңнуллин

Шагыйрь үзен бервакытта да түрә итеп хис итә алмаганын белдерде.

(Казан, 3 апрель, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Җитәкче вазифалар кешене үзгәртә. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин шулай дип белдерде.

“Әйе, миңа бик югары урыннарда эшләргә туры килде. Ләкин үземне бервакытта да түрә итеп хис итә алмадым. Дәүләт эшендә хезмәт кую мине тамчы да үзгәртмәде. Мин шагыйрь булып калдым”, – ди Роберт Миңнуллин.

“Беренчедән, мин карьера ясарга омтылмадым. Югары урынга күтәрелүем ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Аннары бит түрәлек чыннан да кешене боза. Бигрәк тә акчалы түрәләр үзгәрә. Бәхеткә каршы, югары дәрәҗәләрдә эшләсәм дә, акча тирәсендә хезмәт куймадым. Шулай да, мине күп очракта нәкъ менә шагыйрьлегем саклап калгандыр, мөгаен. Мин бит Югары Советка да популяр, мәгълүм шагыйрь буларак килдем. Мине үзгәртергә мөмкин түгел иде”, – дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100