news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда түрәләрнең хезмәт хакын индексацияләүгә акча бүлеп биреләчәк

Бүген Татарстан Дәүләт Советының утырышында депутатлар дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне булдырмый торган закон проектын карарга тиеш иде.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унберенче утырышында түрәләрнең хезмәт хакын индексацияләмәү турындагы закон проекты каралмаячак. Бу  мәсьәләне көн үзәгеннән төшереп калдыруны парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сорады.

Башта планлаштырылганча, утырышта республика дәүләт хезмәткәрләренең эш хакын 2020 елның октябреннән планлаштырылган индексацияләүне булдырмый торган закон проектын карарга тиешләр иде.

Шул рәвешле, көн тәртибендәге бишенче сорау — «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына ТР бюджеты турында» ТР законының 22 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» 89-6 номерлы ТР закон проекты беренче укылышка кертелми.

«Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге табуы, акча бүлеп бирүе белән бәйле», — диде Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Хәйруллин.

Көн тәртибенә алты федераль закон проекты, өч закон чыгару инициативасы һәм Россия Федерациясенең субъектларының закон чыгару органнарыннан дүрт мөрәҗәгать кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100