news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түрәләрне бүләк алу тыелуы турында Яңа ел алдыннан кабат кисәтәләр

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Яңа ел алдыннан традиция буенча, бүләкләр алу тыелганлыгын искә төшереп, төбәкләргә хатлар юллый.

 (Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан, түрәләрне бүләкләр кабул итү тыелганлыгы турында кисәтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

Министр урынбасары Алексей Черкасов бу хакта Россия Дәүләт Думасында субъектларның закон чыгару һәм башкарма органнары хокук хезмәтләре белгечләре өчен үткәрелгән семинарда искәрткән. 

“Яңа ел алдыннан без традиция буенча, бүләкләр алу тыелганлыгын искә төшереп, төбәкләргә хатлар юллыйбыз. Кешеләрдә түрәләргә бүләкләр бирүгә тискәре мөнәсәбәт тудырырга кирәк”, - дип белдергән министр урынбасары. 

Аның сүзләренчә, закон буенча бүләкләрне кайбер очракта гына, мәсәлән, хезмәт командировкаларында яки беркетмә чараларында кабул итәргә ярый. “Ләкин дәүләт хезмәткәре кабул итеп алган әлеге бүләк аның шәхси милке була алмый. Аның акчасын түләгән очракта гына үзеңә алырга була”, - дип аңлаткан министр урынбасары. 

Алексей Черкасов хәбәр иткәнчә, министрлык тикшеренүләр үткәргән. “Федераль органнарның өчтән бере аларда бүләкләрне органга тапшырмаулары турында хәбәр иткән, ә кайберләрендә бүләкләрне органга тапшыруларын, ләкин аларның хәзер  кайдалыгын беркем дә белмәвен әйткән”. Хәзерге вакытта министрлык бүләкләргә кагылышлы методик тәкъдимнәр әзерләү белән мәшгуль. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot