news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түрәләргә криптовалютаны декларацияләмәскә рөхсәт иттеләр

Федераль министрлык дәүләт хезмәткәрләренә виртуаль валюталар турындагы мәгълүматны декларацияләмәскә рөхсәт итте.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 ел өчен керем, чыгым һәм мөлкәт турында мәгълүматны дәүләт органнарында эшләүчеләр һәм аларның җәмәгатьләре дә күрсәтергә тиеш. Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә виртуаль валюталар турындагы мәгълүматны декларацияләмәскә рөхсәт итте. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган документта хәбәр ителә.

“Белешмә формасында натураль формада алынган товарлар, хезмәтләр, шулай ук виртуаль валюталар турында мәгълүмат күрсәтү каралмаган”, диелә документта.

Россия Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль министрлыгы 2017 ел өчен керем, чыгым һәм мөлкәт турында мәгълүматларны дәүләт органнарында эшләүчеләр, аларның ире яки хатыны, шулай ук балигъ булмаган балалары күрсәтә, дип искәртә.
 
Керемнәр турында белешмәләрне Россия Федерациясендә дәүләт вазифасында эшләүчеләр, субъектларда дәүләт вазифасындагылар, муниципаль вазифадагылар тапшырырга тиеш.

Шулай ук керемнәр турында белешмәне дәүләт корпорациясендә, Пенсия фондында, Социаль иминият фондында, Мәҗбүри медицина иминият фондында эшләүчеләр һәм тагын шундый категориягә керүчеләр күрсәтергә бурычлы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100