news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түрәләр ашханәләрне тикшергәннән соң Казандагы 38 мәктәптә яңа ресторан ачылачак

Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Мәктәпләргә яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һ.б. сатып алалар.

Түрәләр ашханәләрне тикшергәннән соң Казандагы 38 мәктәптә яңа ресторан ачылачак
Султан Исхаков/архив

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Яңа уку елы башында Казанның 38 мәктәбендә яңа ресторан ачылачак. Ашханәләрне яңарту 190 миллион сумга төшкән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шуларның 36сы – элеккеге мәктәп ашханәләре. Аларда җәен капиталь ремонт үткәрелә, яңа кухня җиһазлары, мебель, савыт-саба һ.б. сатып алына.

«Тагын ике ресторан «Весна» торак комплексында һәм Гәрәев урамында урнашкан яңа мәктәпләрдә үз ишекләрен ачачак», - диелә хәбәрдә.

Искергән мәктәп ашханәләрен яңарту турындагы карар Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан мәктәптә туклану проблемаларына багышланган киңәшмәдә кабул ителде. Ул чагында шәһәр башлыгы түрәләрне, ризыкның сыйфатын тикшерү өчен, 162 ашханәгә төшке аш ашарга җибәрде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100