news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәрҗемә һәм сөйләм технологиясе нигезендә эшләнәчәк яңа татар проектлары билгеле

Гамәли семиотика институты сайтларны яки чыгышларны автоматик тәрҗемә итү, сөйләмне тану һәм әйтелеш дөреслеген тикшерү кебек проектлар эшләргә ниятли.

Тәрҗемә һәм сөйләм технологиясе нигезендә эшләнәчәк яңа татар проектлары билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның филология фәннәре кандидаты, Гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов институтның киләчәктә башкарылачак проектлары белән таныштырды.

Галим «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында тавышны «клонлаштыру», сайтларны яки чыгышларны автоматик тәрҗемә итү, сөйләмне тану һәм әйтелеш дөреслеген тикшерү, татар интеллектуаль ассистенты/роботы кебек проект идеяләре барлыгын әйтте.

«Аларны ничек башкарырга кирәклеген дә беләбез. Хөкүмәттән ярдәм булган очракта тормышка ашырып булачак. Проектларның нигезендә тәрҗемә технологиясе, сөйләм технологиясе ята. Аны тышчага „төреп“ тәкъдим итәргә кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Булат Хәкимов берничә мисал китерде. «Мәсәлән, татарча автоматик субтитрлау. ТНВда субтитрлар алдан әзерләнә, ә монда ул автомат рәвештә чыга барырга тиеш була. Бу модельләрне You Tube хостингы видеоларына да кушып булыр иде», — ди ул.

Икенче мисал — сөйләм технологиясен тәрҗемә белән бергә үреп, телдән сөйләнгән чыгышны автомат рәвештә танып, тәрҗемә итеп, экранга чыгару. «Дәүләт оешмаларында киңәшмәләр күбесенчә рус телендә үтә. Исәнләшү, саубуллашу сүзләрен яки аерым фразаларны татарча әйтергә мөмкиннәр. Бу технология ярдәмендә татарча чыгыш ясаучының сүзләре автоматик рәвештә экранда чыгып барыр иде», — диде ул.

«Интерактив татарча китаплар ясап булыр иде. Мәсәлән, татарча китап укыганда җөмләләрдә автоматик рәвештә төп сүзләрнең рәсемен чыгарып яки тавыш кушып булыр иде. Хәзер „акыллы“ техникалар бар. Җиһазлар кеше сүзен әйткәнне танып ала һәм аны башкара. Татар телен дә кулланып карарга мөмкин», — дип сөйләде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100