Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга Казахстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды
Лирон Хәмидуллин Казахстанның Казандагы Генераль консулына «Казан утлары» журналын бүләк итте.
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Консуллыкта Нәүрүз бәйрәмендә Генераль консул сүзләренчә, Лерон Хәмидуллин күп кенә казах язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән. Рәхмәт хаты казах шагыйре Абайның 175 еллык юбилеен үткәрүдә актив катнашуы өчен бирелде.
Лирон Хәмидуллин генераль консулга «Казан утлары» журналын тапшырды. Анда Абайга багышланган мәкалә чыккан. «Абайның китабы Татарстанда 1981 елда чыкты, мин аның тәрҗемәләрен эшләдем. Киләчәктә дә даими рәвештә бергә хезмәт итик, чөнки тел буенча татарга иң якын халык казах һәм башкорт була», — диде ул.
Галерея: Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгында узган Нәүрүз бәйрәменнән фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз