Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирүне Татарстанда 8 меңнән артык кеше күзәтәчәк
Татарстанда күзәтүче булырга теләүчеләрнең күпчелеген яшьләр оешмалары вәкилләре тәшкил итә.
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү чарасында 8 меңнән артык татарстанлы күзәтүче булырга теләк белдергән. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгать күзәтүе буенча түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә бездә күзәтүчеләр итеп билгеләү өчен 8 мең 189 кандидатура бар. Без сәяси партияләрнең алты бүлеге, 40 иҗтимагый оешма һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән килешүләр имзаладык», - дип искәртте Вәлиева.
Аның сүзләренчә, Татарстанда күзәтүче булырга теләүчеләрнең күпчелеген яшьләр оешмалары вәкилләре тәшкил итә. Һөнәри, хатын-кызлар оешмалары, хәрби-патриотик тәрбия, сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны алга җибәрү белән шөгыльләнүче һ.б. оешмалардан да теләк белдерүчеләр шактый.
Күзәтүчеләрне теркәү процедурасы март башыннан бирле бара. Моңарчы хөкем ителмәгән, яше 18дән узган кешеләр күзәтүче була ала. Күзәтүче үзен-үзе күрсәтергә дә, шулай ук партиянең төбәк бүлекләре яки коммерцияле булмаган оешмалар аша да тәкъдим ителергә мөмкин. Күзәтүче булу өчен ТР Иҗтимагый палатасына шәхсән үзең килеп, почта аша яки курьер ярдәмендә гариза тапшырырга кирәк, дип искәртте «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең төбәк координаторы Марсель Гәрәев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз