news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төп йорт” фестивале гаилә ансамбльләрен барлый

Алексеевск районыда талантлы гаиләләр сәхнә тотты.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Төп йорт” (“Отчий дом”) Татарстанда яшәүче халыкларның гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсың 4 зона туры уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына фольклор музыка белгече, “Төп йорт” проектынның жюри рәисе Эльмира Каюмова хәбәр итте.

“Узган шимбә  Алексеевск районында чираттагы зонатуры узды, - ди Эльмира Каюмова. -  Биредә 5 номинация буенча (“фольклор”, “музыка коралларында уйнау”, “вокал”, “хореография”, “декоратив-гамәли сәнгать”) Нурлат, Яңа Чишмә, Әлки, Спас, Чистай һәм Алексеевск районнарыннан 19 гаилә үз осталыгын күрсәтте. Араларында татар, рус, чуаш халыклары вәкилләре дә катнашуы аеруча сөендерә. Кызыклы чыгышлардан – “Бахор” үзбәк биюен атар идем. Аны “Әби һәм онык” (“Бабушка и внучка”) гаилә дуэты башкарды.

Алексеевск район үзәге мәдәният хезмәткәрләре чараны тиешле дәрәҗәдә үткәрә. Аеруча, баш методист Рафидә Гатина эшчәнлеген аерып әйтергә мөмкин. Хәтта һәрбәр катнашкан гаиләгә - ромашка сурәте төшерелгән зәвыклы кул эшләрен бүләк иткәннәр. Ромашка - мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык символы булып санала. Россия күләмендә бу темага багышланган аерым бәйрәм дә бар, ул 8 июльдә үткәрелә”.
 
Исегезгә төшереп узабыз:  “Төп йорт” (“Отчий дом”) фестиваль-конкурсы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Алдагы зона туры 28 октябрьдә Азнакайда булачак. Йомгаклау туры һәм Гала-концерты - 25 ноябрьдә Питрәч район үзәгендә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100