news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төп йорт” фестиваль-конкурсында төрле милләт гаиләләре катнаша

Татарстанның Тукай районында булып узган бәйгедә 12 гаилә чыгыш ясады.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Төп йорт” (“Отчий дом”) республика  гаилә ансамбльләре фестиваль-конкурсы үз эшен дәвам иттерә. Узган шимбә (14 октябрь көнне) Татарстанның Тукай районында өченче зона туры узды. Бу хакта “Төп йорт” проектының жюри рәисе, фольклор сәнгате белгече Эльмира Каюмова хәбәр итте.

Круглое поле авылының “Яшьлек” үзәгендә 8 районнан 12 гаилә чыгыш ясады. Алабуга, Әгерҗе, Әлмәт, Мамадыш, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм Түбән Кама районнарыннан килгән катнашучылар “Фольклор”, “Музыка коралларында уйнау”, “Вокал”, “Хореография”, “Декоратив-гамәли сәнгать” юнәлешләре буенча көч сынаштылар. 

“Алар арасында төрле милләт вәкилләре булуы (татар, мари, чуваш, удмурт) безне сөендерә, - ди Эльмира Каюмова. - Шулай ук төркемнәрнең күп кешедзә торуы да сокландыра. Мәсәлән, Мамадыш районы “Сөн бизәкләре” һәм Алабуга районы Мироваевлар гаилә ансамбльләрендә - 14 кеше, Әгерҗе районы “Сүнмәс дәрт” ансамблендә - 15 кеше. Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре чараны югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Биредә мәдәният өлкәсендә җитди эш алып барылуы ачык сизелә. Алар  “Культура начинается с меня” дигән билгене  ясап чыгарганнар”.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100