Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы җәелдерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса – Путин
Россия Президенты банклар кредитлар буенча ставкаларны үзгәртергә ашыкмаячагына ышанычын белдерде
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Төп ставка билгеләнгән вакытта, Россия Үзәк банкы тарафыннан илдә ипотеканы җәелдерү бик авыр булачак. Ставка үзгәрешсез калган очракта, Хөкүмәткә ипотекаларга ярдәм чаралары турында уйланырга туры киләчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә уза торган матбугат конференциясендә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
“Төп ставка 17 процент булганда, ипотеканы үстерү бик авыр, әле гомумән мөмкин булса”, - диде ул журналистларга.
Владимир Путин билгеләп узганча, быел һәм моннан алдагы елларда, 2014 нче ел башыннан Үзәк банк төп ставканы 5,5 проценттан күтәргән булуга карамастан, ипотека көтелгәннән югарырак темплар белән үсеш алды. Россия Президенты фикеренчә, банклар да билгеле бер рольне башкарган.
“Коммерция банклары, ничек кенә сәер тоелмасын, ипотека кредитлары буенча ставкаларны арттырмады”, - диде ул.
Россия Президенты банклар кредитлар буенча ставкаларны үзгәртергә ашыкмаячагына ышанычын белдерде. Аның сүзләренчә, әгәр, илдә макроикътисади тотрыклылыкны саклау өчен арттырырга туры килгән төп ставка элекке дәрәҗәдә калган очракта, Россия Хөкүмәтенә һәм Россия Банкына ипотекага ярдәм итүгә юнәлдерелгән махсус инструментлар һәм яшь гаиләләр, галимнәр, хәрби хезмәткәрләр, шулай ук гражданнарның гади категориясе өчен субсидияләү программаларын булдыру турында уйларга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз