news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төп рольдә Казан артисты уйнаган «Нуриев. Ак карга» фильмын Россиядә күрсәтә башладылар

BBC Films төшергән фильмда Чулпан Хаматова, Гадел Экзаркопулос, Сергей Полунин, Рафаэль Персонна, Алексей Морозов, Андрей Ургант һ.б. катнаша.

Төп рольдә Казан артисты уйнаган «Нуриев. Ак карга» фильмын Россиядә күрсәтә башладылар
bashinform.ru

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә «Нуриев. Ак карга» («Нуреев. Белая ворона») BBC Films фильмы Россиядә прокатка чыкты. Биографик драманың баш герое - танылган балет биючесе Рудольф Нуриев. Төп рольне Казан опера һәм балет театры солисты Олег Ивенко башкара. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фильмның режиссеры - Британия актеры һәм режиссеры Рэйф Файнс. Ул фильм төшергән вакытта Уфага берничә тапкыр килгән. Театрда, биюче исемен йөртүче башкорт хореография көллиятендә булган. Фильмда ул шулай ук биюченең Петербург педагогы - Александр Пушкин ролен дә башкарган.

Фильм нигезенә Джули Каванның биографик китабы алынган. 1961 елда Киров театры труппасының Парижга гастрольләре үзәк вакыйга булып тора. Шул вакытта артист Көнбатышта сәяси сыеныр урын сорый. Шул ук вакытта даими рәвештә элеккеге вакыйгалар күрсәтелә. Анда булачак артистның Себер тимер юлы вагонында тууы, Уфада яшәгән авыр көннәре, Ленинградта укыган вакыты чагыла.

Уфа чоры тормышында кечкенә Рудиның Агыйделнең текә ярыннан поездны күзәтүе, әнисе Фәридә (Равшана Куркова уйный) һәм сеңелләре белән театрга баруы, Анна Удальцовада (Ксения Рябинкина) балет белән шөгыльләнүе күрсәтелә.

Фильмда шулай ук Чулпан Хаматова, Гадел Экзаркопулос, Сергей Полунин, Рафаэль Персонна, Алексей Морозов, Андрей Ургант, балерина Анастасия Меськова һәм башкалар төшкән.

2018 елда фильм Токио халыкара кинофестивалендә сәнгать өлкәсенә керткән өлеше өчен бүләк алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100