Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төп максат – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау – министрлык
Моның өчен эшне ике сменада оештырырга кирәк.
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамларга кирәк. Бу – авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты.
“Татарстанга яз соң килде дип әйтү дөрес түгел. Кыр эшләре үз вакытында башланып китте. Бүген республиканың 9 районы язгы кыр эшләренә кереште”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов “Татар-информ”га.
“Язгы кыр эшләре вакытында көнне-төнгә ялгап, эшне ике сменада оештырырга кирәк. Безнең максат - чәчүне ике атналык периодта башкарып, төп эшләрне тәмамлау”, – диде урынбасар.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер, Татарстанда язгы кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле, язгы кыр эшләренә керешү өчен 1 млрд 800 мең сумлык запас частьләр кирәк һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз