news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төп максат – милли үзәк булдыру

БТК БКның милли мәгариф һәм фән комиссиясе утырышы узды

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының милли мәгариф һәм фән комиссиясе утырышы узды. Аны милли мәгариф идарәсе рәисе Лилия Әхмәтҗанова алып барды. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре, Татарстанның рәсми оешмалары хезмәткәрләре катнашты.

Л. Әхмәтҗанова катнашучылар өчен, гомумән, мәгариф системасында нинди үзгәрешләр булганын һәм нинди яңалыклар кергәне турында сөйләде. Аннары ел дәвамында үткәрелә торган чаралар һәм киләчәктә планлаштырылган мәсьәләләр каралды. Алга таба, балаларның белемен үстерү максатыннан, милли мәгариф үзәген булдыру идеясе туды.

“Безнең төп максат–ул милли мәгариф системасын үзгәртү, килеп кергән кыенлыкларны бетерү. Мондый үзәкне булдыру биредә бала чактан алып, балаларны милли мохиттә, милли рухта тәрбияләү һәм белем бирү бурычы тормышка ашырылачак. Өч яшьтән алып мәгарифнең кыйбласын саклап калу мөмкин булачак”, – дип белдерде милли мәгариф идарәсе рәисе Лилия Әхмәтҗанова.

Россиядән читтә яшәүчеләр, Татарстан галимнәре дә бу хакта үз тәкъдимнәрен сөйләп үттеләр. “Яңа үзәк милли зыялыларның киләчәк буынын формалаштыру процессын яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәк. Үзәк Татарстан гына түгел, Россия мәктәпләре арасында да тәҗрибә алмашу базасына әвереләчәк. Яңа мәйданчык татар халкының телен, традицияләрен, тарихын, мәдәниятен саклап калу өчен булдырыла”, — дип ассызыклады тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә милли мәгарифне үстерү өчен кызыклы иҗтимагый, нәтиҗәле проектлары күп, шушы проектларны күмәкләшеп яклау, ярдәм итү максаты да куелды, дип хәбәр итә БТК БК сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot