news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төп максат — авылларда оешкан иҗат төркемнәрен барлау - "Шома бас" бәйгесен оештыручы

Төбәкара фестиваль быел бишенче тапкыр үткәреләчәк.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Төгәл 1 айдан, ягъни 11 ноябрь көнне Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә “Шома бас” V төбәкара татар биюе фестивале үтәчәк.

Мари Эл татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Равилә Мусина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, фестиваль-конкурс беренче елларда республика күләмендә генә үткәрелгән. Узган ел исә аны халыкара дәрәҗәсендә үткәргән булганнар. Фестивальне уздыруга Марий Эл татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы алынган. Сүз уңаеннан, элек бәйгедә катнашу өчен акча түләү таләп ителсә, быел аны грант ярдәмендә үткәрәләр.

“Безнең төп максатыбыз — ул авыл җирлекләрендә оешып, иҗат итүче иҗат төркемнәрен барлау, аларга иҗади үсешкә ярдәм итү. Фестиваль-конкурста катнашырга теләүчеләр арасында шәһәр иҗат төркемнәре дә бар, әмма без күбрәк авыл биючеләренә игътибар юнәлтергә тырышабыз”, - диде әңгәмәдәшебез.

“Шома бас” Мари Элдә яшәүче төрле милләт халыкларына татар халкының тарихын, мәдәниятен күрсәтүне бурыч итеп куя. “Татар биюләре, костюмнары аша милләтнең тарихын, тормыш-көнкүрешен өйрәнергә мөмкин. Бу әйберләр барысы да бер-берсе белән бәйле. Күп очракта бәйгедә балалар катнаша. Ул тәрбия чарасы да булып тора”, - дигән фикердә Равилә Мусина.

Җиңүчеләргә профессиональ сәнгать әһелләре бәя бирә, шул исәптән, Татарстаннан килгән биючеләр дә. “Жюри бию осталыгына гына түгел, костюмнарга, биюченең үз-үзен тотышына да игътибар итә. Сәхнәгә ыштансыз чыккан артист бу бәйгедә җиңә алмый”, - диде оештыручы.

Бәйгедә катнашучылардан заявкалар инде килә башлаган. Узган ел, мисал өчен, Татарстан, Мари Элдан тыш, Чувашия, Киров, Ульян, Түбән Новгород өлкәләреннән биючеләр иҗади көч сынашкан. Соңгылары исә быел да беренчеләрдән булып заявка юллаган. Финалда, гадәттә, 20 ләп төркем катнаша. Җиңүчеләрдә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100