news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төп капиталга инвестицияләр кертүдә үсеш күзәтелә - Татарстан Президенты

Нефть, газ, химия комплексы Татарстан икътисады локомотивы булып кала бирә, дип саный Рөстәм Миңнеханов

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел соңгы айда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы былтыргы шушы чорга карата 104 процент тәшкил итте. Бу хакта V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк парламентына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында хәбәр итте.

Тулай төбәк продуктына һәм төп капиталга инвестицияләр кертүдә үсеш күзәтелә, диде Татарстан лидеры. “Нефть, газ, химия комплексы Татарстан икътисады локомотивы булып кала бирә. Без нефть суыртуны арттырып, республика эчендә аны мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә эшкәртүне тәэмин итүгә йөз тотабыз, - диде Р.Миңнеханов. - Үзлеге бик югары булган нефть чыгару өлкәсендә инновацияләр кертү, начар үткәрүчән коллекторлы һәм сланец катламлы нефть ятмаларын эшкәртү мәсьәләсе актуальлеген югалтмый”.

ТР Президенты сүзләренчә, нефть суыртуы кыен булган ятмаларда эшләүдә кече компанияләр үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. “Татарстанда бүген нефть чыгаруның гомуми күләменең 22 проценты - алар өлеше. 1997 елдан бирле кече нефть компанияләре быел 100 миллионынчы тонна нефть чыгарылачак”, - диде ул.

“Безнең якын киләчәккә планнар – “Аммоний-2” проектын үстерү, шулай ук "Казаноргсинтез”да җитештерелә торган продукцияне 2 тапкыр артыру буенча перспективалы проектларны тормышка ашыру”, - дип игътибарны юнәлтте республика лидеры.

Татарстанның машиналар төзү комплексында ул “КАМАЗ”да җитештерү күләмен саклау буенча башкарыла торган эшне, шулай ук предприятиенең яңа кабиналар һәм двигательләр эшләп чыгару планын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100