news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” темасына “түгәрәк өстәл” утыршы була

Анда яңа федераль стандартларга таянып эшләнелгән яңа дәреслекләр хакында сөйләшәчәкләр

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать 2 дә Казанда (Академическая 2, 420 бүлмә) “Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утыршы узачак.

Республика милли мәгарифенең башка өлкәләрдәге яңалыклары белән беррәттән, татар әдәбияты фәнен укыту өлкәсендә дә яңа уку елында зур үзгәрешләр бар. Төп урта белем бирү баскычында яңа федераль стандартларга һәм өр-яңа принципларга, методикага нигезләнгән дәреслекләр кулланыла башлаган.

Бүгенге “түгәрәк өстәл”не оештыручылар белешмәсе буенча, Татарстанда, эксперимент шартларында, бу уку елыннан V, VI, хәтта VII сыйныфларда яңа федераль стандарт таләпләренә нигезләнеп белем бирә торган мәктәпләр бар.

Моңа кадәр рус төркемнәре өчен татар теле дәреслекләре интегратив характерда төзелгән иде. Ягъни татар теле һәм әдәбияты рус төркемнәрендә бер дәреслектән укытылды, расписаниедә татар теле предметы буларак күрсәтелде. 2014/2015 уку елында, яңалык буларак, рус телендә аралашучы, татар телен рус төркемнәрендә өйрәнүче балаларга татар әдәбияты предметы аерым предмет буларак укытыла башлады.

“Түгәрәк өстәл”дә рус телендә сөйләшүче укучыларга татар әдәбиятын аерым предмет буларак укыту ихтыяҗы нәрсә белән аңлатылуы, әдәбияттан белем бирү эчтәлегенең яңалыгы, ни өчен яңа дәреслекләр язу зарурлыгы килеп тууы, дәреслекләрне кем язарга тиешлеге хакында сөйләшү планлаштырыла.

Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Кадрия Фәйзрахманова, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гыйльми секретаре, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслеге авторлары Флёра Ганиева, Фәнзилә Җәүһәрова һ.б. галимнәр, укытучылар катнашуы көтелә.

“Түгәрәк өстәл” сөйләшүен “Мәгариф” журналы редакциясе оештыра.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100