news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төп бурыч - мәктәпләрдә акча әйләнешенә юл калдырмау

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Күптән түгел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  белем бирү оешмалары ихтыяҗлары өчен укучыларның ата-аналарыннан акча җыюны тыйды. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында агымдагы елда мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә сүз барды. 

Укытучыны акча җыю мәшәкатьләре белән борчырга кирәкми

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима фикеренчә, Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында коррупцион мөнәсәбәтләрдән качу өчен, белем бирү учреждениеләрендә акча әйләнешенә юл куймаска кирәк. “Бүген мәктәпләрдә акча әйләнеше белән бәйле коррупцион рисклар проценты югары түгел. Бу - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010 нчы елдан бирле алып барыла торган билгеле бер калыпка салынган эш нәтиҗәсе. Бүген безнең алда мәктәпләрдә акча әйләнеше хәрәкәтенә юл калдырмау һәм гражданнарның акча җыю белән бәйле шикаятьләренә колак салып, чарасын күрү бурычы тора”, - дип белдерде Лариса Сулима.

Министр урынбасары әйтүенчә, ата-ана комитетларына балаларын төрле урыннарга алып бару, сәфәр кылдыру өчен акча җыю тыелмый. Әмма бу эштә укытучы кулы уйнарга тиеш түгел, һәм акчаны мәгариф учреждениесе территориясендә җыю да рөхсәт ителми. “Укытучыны акча җыю мәшәкатьләре белән борчырга кирәкми, ул белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә тиеш”, - дип ассызыклады Лариса Сулима.

Министр урынбасары мәктәпне төзекләндерүгә, ремонт эшләренә кагылышлы ихтыяҗлар буенча да ата-аналардан акча сорарга мәктәпнең хокукы булмавына басым ясады. Аның сүзләренчә, капиталь төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрдә ремонт башкарган вакытта, ишекләр, тәрәзәләр – һәммәсе дә яңартыла. Ә инде программага кертелгәнче үк, теге яки бу җиһаз тузган дип санаган очракта, аларны яңарту ата-аналар ихтыярында. Алар үзара килешеп, бу максатларга акча җыя ала.

Акча җыю белән бәйле шикаятьләр ике тапкыр кимегән

Ата-аналардан килгән шикаятьләр буенча мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты урыннарга чыгып тикшерүләр оештыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, барлык килгән мөрәҗәгатьләрнең дә дөреслеккә туры килеп бетмәве ачыклана. 15 нче октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы ел дәвамында Татарстанның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына республикада яшәүчеләрдән 296 мөрәҗәгать килгән. Быел Татарстанда яшәүчеләрдән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм мәктәпләрдә акча җыюларга мөнәсәбәттә шикаятьләр саны ике тапкырга диярлек кимегән. Шикаятьләрнең 57се коррупцион характерда булган. 57 шикаятьнең 14е генә дөреслеккә туры килгән, 21 очракта ул өлешчә генә расланган, калган 22 очрак буенча мәгълүматның дөреслеге исбатланмаган.

Белешмә өчен. 2013 нче елда департаментка ата-аналардан килеп ирешкән 252 мөрәҗәгатьнең 105е коррупция сыйфатларына ия булган. Урыннарга чыгып оештырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә, коррупция күренешләре 25 очракта хакыйкатькә туры килгән, 40 очракта ул өлешчә генә расланган, 32 очракта мәгълүмат дөреслеге исбатланмаган.

Без коррупцияне чит-ят иткән яшь буын тәрбиялибез

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, үз чиратында, быел мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсеннән соң, коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә берничә яңалык барлыкка килгәнен әйтте. Хәзер белем бирү оешмаларының рәсми сайтында бюджеттан тыш акча һәм респблика бюджетыннан килеп ирешкән финанслар хәрәкәтен күрсәтүче бүлек барлыкка киләчәк. Панкратов хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы активлыгы ярдәмендә мәгариф өлкәсендә коррупция җинаятьләрендә тотылган 24 вазифаи зат җаваплылыкка тартылган. Алар законсыз төстә акча җыю, балалар бакчаларына яки мәктәпләргә кабул итү өчен ришвәт алу, югары уку йортларында белем дәрәҗәсен тикшермичә билгеләр кую кебек җинаятьләрдә фаш ителгән.

“Коррупцияне профилактикалауда мөһим бурычларның берсе – ата-аналар, педагоглар җәмәгатьчелеге белән яшь гражданнарның хокукый аңын формалаштыруга йөз тоткан тәрбия эше. Без коррупцияне чит-ят иткән яшь буын тәрбияләүне кайгыртабыз”, - дип белдерде Лариса Сулима. Аның әйтүенчә, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары арасында коррупция күренешенә каршы торуны алга сөргән инша һәм рәсем бәйгеләре үткәрелә. Моннан тыш, бүгенге көндә республикада коррупциягә каршы уку һәм класстан тыш дәресләр уздыру өчен махсус әдәбият куллануны киңәш иткән белем бирү программасы гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100