news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Осетиядә зур юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр арасында 4 бала бар

Автобус Мәскәү – Ереван юнәлешендә хәрәкәт иткәндә «Скания» автовозы белән бәрелешкән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Башлангыч мәгълүматлар буенча Төньяк Осетиядә зур юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең күбесе - Әрмәнстанда яшәүчеләр дип хәбәр итә "РИА Новости".

Элегрәк ведомствода 27 зыян күрүченең дүртесе 10-15 яшьлек балалар дип белдергәннәр иде.

Искәртеп үтик: Төньяк Осетиядә автобус белән автовоз бәрелешү нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән, 27 кеше зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә «Кавказ» федераль автоюлының әйләнеп узу өлешеннән 8 километр ераклыкта булган. Автобус Мәскәү – Ереван юнәлешендә хәрәкәт иткәндә «Скания» автовозы белән бәрелешкән. Зыян күрүчеләр Республика клиник хастаханәсенә һәм Владикавказ шәһәре Клиник ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 100 кеше һәм 27 техника җәлеп ителгән дип ачыклык керттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot