news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төньяк Осетия-Аланиядә сугыш чорында җимерелгән тарихи мәчет яңадан ачылды

Эльхотово мәчете йөз елдан артык элек төзелгән, Бөек Ватан сугышы вакытында бина нык зыян күргән, хәзергә кадәр җимерек хәлдә булган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). 4 майда Төньяк Осетия-Алания Республикасының Эльхотово авылында мәчет ачылу тантанасы булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эльхотово авылы мәчете йөз елдан артык элек төзелгән һәм 1901 елда эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы вакытында мәчет бинасы нык зыян күргән һәм алтмыш елдан артык җимерек хәлдә торган.

Гыйбадәтханә бинасын төзекләндерү 2004 елның язында авыл мөселманнары көче белән башланган. Шулай ук республиканың башка авыл һәм шәһәрләреннән килгән дин кардәшләр дә зур ярдәм күрсәтә. Мәчеттә бер үк вакытта меңгә якын кеше намаз укый ала.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Хаҗимурат Хаҗи Гацалов чакыруы буенча Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов Төньяк Осетия-Алания Республикасының Эльхотово авылында мәчет ачу тантанасында катнашкан. 

Дамир Мөхетдинов тантанада катнашучыларга Россия Диния нәзарәте башлыгы һәм мөфти Равил Гайнетдин исеменнән котлау сүзләрен җиткергән, Эльхотово авылы имамнарына, аксакалларга грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100