news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын беренче тапкыр Россиягә килде

Иртәгә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Бүген Корея Халык Демократик Республикасы җитәкчесе Ким Чен Ын үзенең махсус бронепоездына утырып Владивосток вокзалына килде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Поезд беренче юлга килде. Ким Чен Ын кызыл келәмнән узды. Аны вокзал янындагы мәйданда хәрби оркестр каршы алды, диелгән бу хәбәрдә.

Ким Чен Ын Рус утравына Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусына барачак. Шунда ул иртәгә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot