news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте

Мөхәммәт хаҗи Рәхимов академиянең уңайлы урында урнашканын билгеләп үтте.

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге башкарма комитеты рәисе Мөхәммәт хаҗи Рәхимов Болгар ислам академиясенә укырга шәкертләр җибәрәчәкләрен әйтте.

"Монда килеп гыйлем алу белән генә шөгыльләнеп була. Академиянең территориясе янәшәсендә бүтән берни дә булмавы бик әйбәт. Игътибарлары укудан читкә китмәячәк", - дип белдерде ул академиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның дин әһелләре белән очрашуында.

Чарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Кавказ мөселманнары идарәсе рәисе урынбасары Салман Мусаев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Дагыстан, Кырым, Палестина һәм башка җирләрдән дин әһелләре лидерлары һәм фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100