news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Кавказда православиенең җирле дин булуына инандыру өчен ислам нигезләрен өйрәнәләр

Архиепископ Феофилакт фикеренчә, традицияләрне өйрәнү "христианлыкның Төнъяк Кавказда җирле дин булуына инандырачак".

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Пятигорск һәм Черкесск архиепископы Феофилакт православие дин әһелләренең ислам нигезләрен өйрәнүен динара мөнәсәбәтләрне көйләү өчен төп шарт булып тора дип саный. Бу хакта епархиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пятигорскиның Спасск кафедраль гыйбадәт йортында Көньяк һәм Төнъяк-Кавказ федераль округлары епархияләренең миссионерлык бүлекләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе үткән. Киңәшмәдә архиепископ Феофилакт Төнъяк Кавказдагы бер максат дип динара мөнәсәбәтләрне булдыруны атаган. Архиепископ фикеренчә, күрше халыкларның динен белү бу мөнәсәбәтләрне көйләргә булышачак. Дин әһеле ислам нигезләрен өйрәнгән священникларны мисал итеп китергән. 

Иерарх шулай ук Кавказда христианлык тарихының борынгыдан килүе хакында әйткән һәм аның региондагы халыкларның традицияләренә йогынты ясавын билгеләп үткән. "Киев купеле белән беррәттән, без борынгы Кавказ купеле турында да онытмаска тиеш, аңарда җирле халыкның барысы да диярлек чукындырылган. Бу гамәлләрнең йогынтысы җирле халыкның гореф-гадәтләрендә, телендә, мәдәниятендә әле дә сизелә", - дип саный архиепископ.

Архиепископ фикеренчә, традицияләрне өйрәнү "христианлыкның Төнъяк Кавказда җирле дин булуына инандырачак".

news_right_1
news_right_2
news_bot