news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төньяк Кавказда 180 тәүлек дәвамында узган хезмәти эш сәфәреннән спецназ кайтты

200 сугышчы шушы төбәктә терроризмга каршы операциядә катнашты

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Бүген Төньяк Кавказ төбәгендә узган хезмәти эш сәфәреннән самолет белән 5598 нче хәрби частьның махсус билгеләнешле (спецназ) 26 нчы отряды личный составы югалтуларсыз Татарстан җиренә кайтып төште. Барлыгы 180 тәүлек дәвамында отрядның 200 сугышчысы шушы төбәктә терроризмга каршы операциядә катнашты, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы.

Төньяк Кавказда алар оператив, разведка-эзләү чараларында, гаскәрләрнең берләштерелгән отрядларын озата баруда, законсыз кораллы оешмаларны табу һәм тоткарлауда һәм аларга ярдәм итүчеләрнең юлына аркылы төшүдә, миналар һәм фугаслар, кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар табуда, базалар һәм яшерен урыннарны юк итүдә катнашкан.

Шул рәвешле, хезмәти-сугышчан бурычны үтәгән вакытта законсыз кораллы оешмаларның 46 базасы табып юк ителгән, кулдан ясаган 32 шартлаткыч җайланма, ату коралына 1,5 меңнән артык сугыш кирәк-яраклары, 40 гранатомет һ.б. тартып алынган.

Хезмәт бурычын намус белән үтәгән, Ватан алдында сугышчан хезмәтләр өчен, ТР буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров әмере белән, күп кенә хезмәткәр бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot