news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төньяк Кавказ театрлары вәкилләре региональ театрларга игътибар җитмәүгә зарлана

Театраль форум 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Төньяк Кавказ театрлары вәкилләре федераль үзәкнең регионнардагы театрларга игътибары җитмәүдән зарландылар. Грозный шәһәрендә Төньяк Кавказ театраль форумы ачылды.

Театраль форум кунакларын РФ Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Геннадий Смирнов, Чечен Республикасы башлыгы каршындагы мәдәният буенча совет рәисе Арби Усманов, Чечен Республикасы мәдәният министры Хож-Бауди Дааев сәламләде.

Министр форумның "Федерация" театраль фестивале барган көннәрдә үтүен һәм моның республика өчен әһәмиятле булуын билгеләде. "Əле 15-20 ел элек кенә Чечен Республикасында мондый мәдәни чаралар үткәреп тә булмый иде. Хәзер безнең матур залларыбыз бар һәм без үзебезнең мәдәниятебезне дөньяга тәкъдим итә алабыз", диде Хож-Бауди Дааев.

Театраль форум ачылу тантанасының беренче өлеше сәламләүләрдән һәм Театр әһелләре берлеге җитәкчеләренең чыгышыннан торса, азактан форумга катнашучылар үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерделәр. Аерым алганда, форумда уртага салып сөйләшкәннәрнең кайчакта сүздә генә калуы, зур гастрольләр мәсьәләсендә дә регионнарга игътибар җитмәве, регионнардагы театрларның матди хәле, театрдан акча эшләвен таләп итәргә ярамавы турында чыгыш ясадылар.

Театраль форум 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Театраль фестивальдә кунак буларак, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Дилия Хәйретдинова, ТР Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм режиссер Алмаз Садриев катнаша.

Форумда катнашучылар кичен Башкорт дәүләт драма театрының "Зөләйха күзләрен ача" драмасын карадылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100