news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төньяк башкалада «Петербургның атказанган татар хатын-кызлары» дигән кичә булды

Кичәне Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова үткәрде.

Төньяк башкалада «Петербургның атказанган татар хатын-кызлары» дигән кичә булды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Төньяк башкалада «Петербургның атказанган татар хатын-кызлары» дигән иҗат кичәсе булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәне Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрде.

Чарада Петербургның танылган татар хатын-кызлары: Сайра Вельшакова, Роза Гущина, Элина Закирова, Мөхлисә Зарипова (һ.б.) турында докладлар, Колпино шәһәренең «Чәй кичәсе» татар фольклор коллективы чыгыш тәкъдим ителде.

Шулай ук татар хатын-кызлары хәрәкәте активистлары модалар (хәзерге заман татар хатын-кыз киемнәре, «Сөембикәдән безнең көннәргә кадәр» сәнгать образы) күрсәтүне оештырды.

Моннан тыш, кичәгә килүчеләр татар осталары тарафыннан кулдан чигелгән һәм бәйләнгән әйберләр (эскәтер, сөлге, пәрдә, яка, яулык) урын алган экспозиция белән танышты.

Кичәне Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100