news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Төньяк башкалада милләтебезнең калфаклы сандугачы — Сара Садыйкованы искә алдылар

^Төньяк башкалада милләтебезнең калфаклы сандугачы — Сара Садыйкованы искә алдылар

(Санкт-Петербург, 13 март, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Кичә Төньяк башкаланың Дәүләт академия капелласында мәшһүр композитор, җырчы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сара Садыйкованың 100 еллыгына багышланган кичә үтте. Кичәдә Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева һәм Искәндәр Биктаһиров, яшь башкаручылар Зөлфия Зарипова, Алмаз Нургалиев, Фәнис Мөхтәров һәм Айгөл Хәйри Сара Садыйкованың төрле елларда язылган әсәрләрен башкарды.

Артистлар чыгышы алдыннан тәүге сүзне Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин алды һәм үзенең чыгышында ул С.Садыйкованың милли мәдәнияттә тоткан урыны турында әйтеп үтте: «Агымдагы ел ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан әдәбият һәм сәнгать елы дип белдерде. Бу очраклы түгел, быел Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан кебек танылган шәхесләребезнең олы юбилейлары. Алар арасында татар композиторы Сара Садыйкова да якты йолдыз булып балкый.

С.Садыйкова — 400 гә якын җыр авторы. Алар һәркайсы кабатланмас моңга ия. Татар булганда Сара Садыйкова җырлары яшәр».

Ш.Әхмәтшинга җавап йөзеннән Әлфия Айдарская әнисенә багышлап чыгарылган шигырьләр җыентыгын бүләк итте.

Залда утырган тамашачы милли моңнар аша татар җирендәге батырларга гаҗәпләнде, Казанның кадерле кичләрен сагынды, әнкәйләрдән күргән изгелеккә таң калды, табигать гүзәллегенә сокланды, җидегән чишмәгә йөзек салды, беренче мәхәббәтен югалтып өзгәләнде, кавышу ләззәтеннән исерде... Бу җырларның күбесе таныш һәм якын иде. Балачактан канга сеңгәнгәдер, ул моңнарны тыңлаучылар күптәнге дустын очраткандай сөенде. Шул ук вакытта, бу кичәдә Сара Садыйкованың кайбер җырлары тәүге тапкыр башкарылды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театры артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләлов төрле шагыйрьләрнең Сара апага багышланган шигырьләрен укып ишеттерде, «Күк капусы ачылса» спектакленнән өзек уйнап, тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде. Маргарита Коварская (фортепиано), Әхмәт Кәримов (баян), Марат Әхмәтов (скрипка) һәм Лариса Масловалар (виолончель) Сара Садыйкова иҗат иткән көйләрне бар матурлыгында һәм тирәнлегендә тамашачыга ишеттерде.

Бу кичне Петербургның иң матур концерт залына җыелган тамашачы тагын бер көтелмәгән бүләк алды. Казан артистларын тыңларга Финляндия татарлары да килгән иде. Алар үз теләкләрен, Сара Садыйкова әсәрләрен ихлас яратуларын сәхнәгә чыгып белдерде. «Күңелдәге хисне сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Сара апаны сагынабыз, аның җырлары белән яшибез», - диде алар.

Петербург татарлары бу кадәр эчтәлекле һәм матур концертка җавапсыз калмады. Һәрвакыт иң кадерле кунак кебек көтелеп алына торган Казан артистларын чәчәкләргә һәм ихлас алкышларга күмде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан Санкт-Петербургта оештырган бу кичә ике башкала арасын якынайтучы чираттагы рухи күпер булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot