news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төньяк Америка татарлары кардәшләр кубогы уеннарына әзерләнә

Милләттәшләр быел өченче тапкыр хоккей уеннары оештырачак.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Төньяк Америкада яшәүче татарлар кабат хоккей уйнарга җыелачак. Бу хакта Монреаль татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Кардәшлек кубогына уен 24 ноябрьгә билгеләнгән. Уен өченче тапкыр үткәреләчәк. 
 
"Уйный белү дәрәҗәсенә карамыйча, бар уенчыларны көтеп калабыз. Тамашачыларга керү бушлай. Уен вакытында периодлар арасында сезне кызыклы чыгышлар көтә. Боз сараенда истәлекле призлар белән лотерея уйнатылачак", диелә хәбәрдә. 
 
Уенда Канаданың һәм АКШның төрле өлкәләреннән  татарлар катнашуы көтелә. 
 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Америкадагы татар хоккейчылары өчен "Ак барс" хоккей командасы свитерлар юллады.
 
Сүз уңаеннан, уенның кардәшләр кубогы - күчеп йөри торган кубок. Узган ел әлеге бүләккә "Кызыл барс" командасы лаек булган иде. Быел кемнәр җиңгәне бер айдан билгеле булачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100