news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түнтәр авылы буасында балыкчылар ярышты

Иң яшь балыкчыга - 7 яшь

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). 22 февраль көнне Балтач районы балыкчылары Түнтәр авылы буасына җыйналды.

“Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре райондашларыбызга бәйрәм оештырды. Балыкчылар белән бергә җанатарлары да, карарга килүче кунакларда шактый җыелган иде.
10 тулып 20 минутта боз өстенә керүгә старт бирелде. Балтачтан Хисмәтуллин Азат иӊ беренче булып балыкны тартып та чыгарды.

Иӊ яшь балыкчылар - Балтачтан 7 яшьлек Алмаз исемле егет. Ә иӊ олы балыкчы Балтач бистәсеннән Хафизов Марсель абый – 62 яшь. Ә иң табышлысы Алексей Григорьев 20 гә якын балык тотты, дип хәбәр итә “Хезмәт” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot