news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Зөя елгасында су коенырга китеп юкка чыккан малайның мәетен тапканнар

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аны күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

Төнлә Зөя елгасында су коенырга китеп юкка чыккан малайның мәетен тапканнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Төнлә, 2.42 сәгатьтә Зөя елгасы яр буеннан ике метр эчтә, су коена торган урыннан 500 метр ераклыкта 11 яшьлек малайның мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Малайның мәетен яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

«Татар-информ» агентлыгы кичә республиканың Буа районы Әлши авылы янында Зөя елгасында шундый фаҗига булуы хакында хәбәр иткән иде. Малай дуслары белән су коенырга китә. Һәм кайсыдыр мизгелдә иптәшләре аны күздән югалта. Алар башта туганнарына бу хакта хәбәр итәргә курка, бары тик кич белән генә барысын да сөйләп бирәләр.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка белдергәнчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аны күзәтү ведомствосы үз контроленә алган.

«Прокуратура тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк процессуаль карарның законлылыгын һәм нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерәчәк», — дип ачыклык кертте Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot