news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә температура түбән төшү Татарстан елгаларында су күтәрелүне туктаткан

Бер тәүлектә Көнчыгыш Кама аръягы, Зөя һәм Кече Чирмешән елгаларында су артуы теркәлгән.

Төнлә температура түбән төшү Татарстан елгаларында су күтәрелүне туктаткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Төнлә температура түбән төшү Татарстан елгаларында су күтәрелүне туктаткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер тәүлектә Көнчыгыш Кама аръягы, Зөя һәм Кече Чирмешән елгаларында су артуы теркәлгән.

Узган атнада Яшел Үзән районында Татар Танае авылында 17 участокны һәм өч шәхси торак йортны су баскан. Борындык авылында 27 участок, шулай ук Азнакай, Яңа Чишмә һәм Буа районнарында тәбәнәк күперләр һәм Чирү авылына юл су астында калган.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында су биеклеге критик ноктага җитәргә ике метр калган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100