news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда тагын да суыта

Көндез күпчелек районнарда 12-17 градус салкын көтелә

(Казань, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, төнлә һәм иртәгә  иртән республика буенча урыны белән 25-27 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Аязучан болытлы һава, Татарстанның көнбатыш районнарында бераз кар явачак. Юлларда бозлавык.

Төнлә һәм иртән 17-22, аязган вакытта 27 градуска кадәр суык булачак. Көндез - 12-17 градус салкын. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы, көньяк һәм көньяк-көнчыгышында иң салкыны булыр дип көтелә. 

Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә - 18-21, аязган вакытта - 24 градуска кадәр салкын. Көндез 13-15 градус суык булыр дип фаразлана. 

28 гыйнварга каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар һәм буран. 15-20 градус, аязган вакытта 25 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.  

news_right_1
news_right_2
news_bot