news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда кырау төшәчәк

Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 октябрьдә, Татарстанда төнге кыраулар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә күпчелек районнарда −1 градус, кайберләрендә −3 градус салкын булачак.

Көндез һава температурасы +7...+12 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар фаразы буенча, җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яңгыр яумаячак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot