news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Татарстанда бераз суыта

Республиканың күпчелек районнарында термометр баганалары 13-18 градус салкынны күрсәтәчәк

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар, күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итәчәк томан булуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

Төнлә 13-18, көндез 8-13, көнчыгышта 15 градус салкын көтелә.

Казанда аязучан болытлы һава. Төнлә 13-17, көндез 9-12 градус салкын булачак.

23 гыйнварга каршы төндә республикада болыты һава була. Күпчелек районнарда кар, урыны белән көчле кар фаразлана. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы 8-13, көнчыгыш районнарда 15 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була.                          

news_right_1
news_right_2
news_bot