Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Татарстанда 7 градус җылы булачак
Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 июльдә, Татарстанда төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында коры һәм салкынча һава торышы урнаша.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, күбесенчә регионның көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Төнлә Татарстанда һава температурасы +7...+12 градус булачак. Көндез һава +19, +24 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 26 июльдә, республикада салкын һәм коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе көнне температура күтәрелә башлый, көндез кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз