Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төнлә Татарстанда 19 градуска кадәр салкынайта
Республикада явым-төшемнәр көтелми диярлек, бераз кар явып узачак
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава була. Урыны белән бераз кар ява. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы 11-16, аязган вакытта 19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез 1-6 градус суык булыр дип көтелә. Юлларда - бозлавык.
Иртәгә Казанда да аязучан болытлы һава. Төнлә 11-14, аязган вакытта 17 градуска кадәр салкын. Көндез 1-4 градуска кадәр суыта.
23 мартка каршы төндә республикада аязучан болытлы һава булуы фаразлана, бераз кар явачак. Урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 м, көчәйгәндә, секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 2-7 градус салкын тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта 11 градуска кадәр суытачак. Юлларда - бозлавык, ләкин урыны белән генә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз