news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Әлмәттә чыккан янгыннан 17 кеше коткарылды

Торак йорт фатирында ике квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янган.

Төнлә Әлмәттә чыккан янгыннан 17 кеше коткарылды

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Әлмәттә төнлә чыккан янгыннан 17 кешене коткарганнар.

Бүген төнге сәгать өчтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Гафиятуллин урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Дүртенче каттагы фатирда ике квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янган, диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 

Янгын чыккан урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 17 кешене, шул исәптән 9 баланы, сулыш аппараты ярдәмендә эвакуацияли. Коткаручылар килгәнче тагын 12 кеше өйдән мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.

Тиз арада янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Башлангыч фараз буенча, янгын сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot