news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Әлмәттә чит ил машинасы барган уңайга яна башлаган һәм баганага килеп бәрелгән

Автомобильгә иртәнге дүртенчедә Шевченко һәм Мәрҗани урамнары чатында ут капкан.

Төнлә Әлмәттә чит ил машинасы барган уңайга яна башлаган һәм баганага килеп бәрелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Төнлә Әлмәттә чит ил автомобиле барган уңайга яна башлаган һәм баганага килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Машинага иртәнге дүртенчедә Шевченко һәм Мәрҗани урамнары чатында ут капкан. Янгын сүндерүчеләргә 01 телефоны аша шул хакта хәбәр килгән.

«Форд Мондео» автомобиленә механизм һәм узел системалары төзек булмау сәбәпле ут капкан. Машинаның 33 яшьлек йөртүчесе зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100