news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан

Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.

Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Архангел Михаил храмы территориясендә урнашкан чиркәү-мәхәллә мәктәбе бинасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген 00.29 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына килде», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

news_right_1
news_right_2
news_bot